(2 ноябрь, 2015 ел) Халыклар бердәмлеге көнендә Казанның Меңьеллык мәйданында митинг узачак.
4 ноябрь көнне 13:00 сәгатьтә Үзәк стадион янында урнашкан Казанның Меңьеллык мәйданында митинг-концерт булачак. Аның инициаторы булып ТР “Ватан” Берләшмәсе” һәм “ТР ирекле хемәтне үстерү үзәге” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмалары тора. Чарада иҗтимагый хәрәкәт, сәяси партия һәм хезмәт коллективлары вәкилләре катнашачак. Оештыручылар фикеренчә, халыклар берлеге күпмилләтле дәүләтнең төп терәге булып торды һәм тора да. Бу – милләтара куркыныч һәм хәвеф шартларында аеруча да мөһим нәрсә.
Мәгълүмат http://sntat.ru сайтыннан алынды