Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • 400дән артык кеше Instagramда татар телендә яраткан җырларын башкарган

400дән артык кеше Instagramда татар телендә яраткан җырларын башкарган

admin 15.06.2016

(15 июнь, 2016 ел) Instagram социаль челтәрендәге популяр татар җырларына багышланган флешмобка өч атна эчендә 400дән артык кеше кушылган. Флешмобны оештыручылар сүзләренчә, анда Россия шәһәрләрендә яшәүчеләр һәм Бельгия, АКШ, Төркия татарлары катнашкан.

Флешмобның асылы — татар телендәге яраткан җырны җырлап, Instagram челтәренә #ЯратканЖырым хэштегы белән урнаштыру. Россия хоккейчысы Наил Якупов, театр һәм кино актеры Риналь Мөхәммәтов та Instagramга постлар урнаштырган.

Оештыручылар сүзләренчә, татар халкы җырлар җырларга бик ярата, ә эстрадада татар башкаручылары саны елдан-ел арта бара. «Без бу феноменны интернетта татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру өчен файдаланырга карар иттек. Яшьләрнең туган телләрендә горурлык белән сөйләшүләрен, социаль челтәрләргә татар телендәге постлар урнаштыруын телибез», — дип билгеләп үтә оештыручылар.

Флешмобны @MinemYaratkanTatarTelem инициатив төркеме һәм @Tatar__malay оештырган.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57