Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
admin 28.10.2015

(28 октябрь, 2015 ел) Казанда Газовая 2 урамында урнашкан биш катлы йорт диварына татар шагыйре Муса Җәлилнең зур портретын ясаганнар. Сурәтнең авторы – Мәскәү рәссамнары, дип хәбәр ителә “Вконтакте” челтәре группаларының берсендә.

«Мәскәүдән бу кадәр ерак китеп, Казанда беренче тапкыр ясыйбыз. Татарстанда Мәскәү көннәре кысаларында танылган шагыйрь Муса Җәлил сурәте төшерелгән әлеге граффитины шәһәр халкына Мәскәү мэры бүләк итә. Портер Газовая 2, 5, 1 корпус адресы буенча урнашачак».

Татарстанда Мәскәү көннәренә багышланган мәдәни программа бу елның 28 октяберендә старт алачак. Ул Мәскәү музыка театрының “Зимняя роза” спектакле белән башланачак. Тамаша Качалов театрында узачак.

Икенче көнгә, 29 октябрьдә “Хәзинә” милли сынлы сәнгать галереясында “Мастер и ученик” исемле күргәзмә ачылачак. Биредә С. Андрияки акварель мәктәбе үз эшләрен тәкъдим итәчәк.

Мәскәү көннәре 30 октябрьдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында төгәлләнәчәк. Анда Мәскәү артистлары катнашында гала-концерт узачак.

Мәгълүмат  http://tatar-congress.org сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57