Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Фин-угыр мәдәнияты үсеше сораулары буенча түгәрәк өстәл узды

Фин-угыр мәдәнияты үсеше сораулары буенча түгәрәк өстәл узды

admin 14.11.2015

(14 ноябрь, 2015 ел)  Татарстанның фин-угыр халыклары фестивален үткәрү кысаларында “Чишмә” Дуслык Йортында “Татарстан Республикасында фин-угыр халыклары мәдәнияты үсеше сораулары” дип аталган темага түгәрәк өстәл узды.

2sS35QW42Pc-1024x768

Әлеге чарада ТР фин-угыр халыкларының милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре катнашты: марилар – Олег Третьяков, мордвалар – Сергей Новиков, удмуртлар – Валентин Романов, шулай ук җирле общиналар җитәзкчеләре, мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты хемәткәрләре.

Очрашу барышында ТР фин-угыр халыклары хәрәкәте үсешенә караган сораулар, телне саклау һәм өйрәнү проблемалары каралды, шулай ук киләчәккә эшләнәсе эшләр турында сөйләштеләр.

Яр Чаллының җирле удмуртлар оешмасы җитәкчесе Валентина Билык фин-угыр халыклары фестивален ел саен үткәрергә һәм аның форматын үзгәртергә тәкъдим итте.

“Быел фестиваль фольклор юнәлешендә үтсә, алдагы енлларда аның форматын һәм масштабын үзгәртергә мөмкин. Мисалга, ул заманча эстрада-җыр юнәлешендә үтә ала”, — дип чыгыш ясады Валентина Билык.

ТР мордва милли-мәдәни автономия рәисе Сергей Новиков исә тел һәм мәдәниятны үстерү буенча күп кенә чараларның нәтиҗәсез булуын искәртте.

CtKBKsipuTg-1024x768

Түгәрәк өстәл эшенең нәтиҗәсе – резолюция булды. Аның нигезендә Яр Чаллыда фин-угыр халыкларының мәдәниятын саклау һәм үстерү эшендә общиналарның җәмгыяви, мәдәни һәм фәнни көчләрен берләштерүче фин-угыр мәдәнияты үзәген төзү тәкъдиме ясалды.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57