(15 ноябрь, 2015 ел) Менә инде 13 нче тапкыр Татарстанда матур гадәткә кергән “Кузьминки” фольклор-этнографик фестиваль үтә. (ФОТО)
Фестивальгә исем Косьма һәм Дамиан исемле бертуган ир-атлар истәлегенә бирелгән. Алар һөнәрчеләр булганнар, тимерчелек һәм авыруларны дәвалау белән шөгыльләнгәннәр. Яхшылык кылганнары өчен халык аларны изгеләр исемлегенә керткән. Элек бу көнне кешеләр көз ахырын, авыл хуҗалыгы эшләре һәм кыш килүен бәйрәм иткәннәр, соңгы туйларны үткәргәннәр. Нәкъ менә әлеге көннән башлап хатын-кызлар кыш өчен йон эрли, кәбестә чаба һәм тозлый башлаганнар. Шулай ук бу көнне яшь кызлар тәм-томнардан өстәл әзерләгәннәр һәм өйләнмәгән егетләрне чакырып, кичәләр оештырганнар.
“Там русской дух… там Русью пахнет!”. Фестивальне әлеге бер җөмлә белән тасвирлап бирергә мөмкин. Прәннек, традицион рецепт буенча печенье, корамалар белән тегү, чабаталар, матрешкалар, сәйләннән бизәкләр, хус исле бал, балчыктан ясалган савыт-саба һәм халык иҗатының башка кул эшләнмәләре – барысы да күргәзмә экспонатлары. Аларны Россиянең төрле почмакларыннан килгән кул эшләре осталары ясаган: Омск, Түбән Новгород өлкәсе, Ижевск, Канаш, Сызрань, Подольск, Казан.
Гадәт буенча фестиваль 3 көн дәвам итә.
Беренче көнне чара ТР Лаеш районының Олы Кабан авылында үтте. Биредә рус халык мәдәнияты кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылган иде. Соңыннан кунакларга Казан, Йошкар-Ола, Самара, Ижевск, Уфадан килгән фольклор коллективлары катнашучылары һәм Татарстанның Лаеш районы вәкилләре концерт куйдылар.
Икенче көнне фестиваль Казанга “Ак Барс” яшьләр үзәгенә күчте. Алып баручылар, уен формасында, чыгыш ясаучылар тәртибен җирәбә салу ярдәмендә билгеләделәр. Сәхнәдә “Важнин ключ” традицион җыр ансамбле (Ижевск шәһәре), “Вольница” борынгы казакъ җыр ансамбле (Самара шәһәре), “Уфимские вечерки” (Уфа), “Царев город” (Йошкар-Ола шәһәре), балалар коллективларыннан “Лад”, “Оберег”, “Лапоток”, “Суконная слобода”, “Родник”, “Родничок”, ” Махоня”, “Млада”, шулай ук зурлар коллективлары “Коляда”, “Купава”, “Красная Горка”, “Не любо — не слушай”, КДМСУ хоры һәм “Церемоночки” чыгыш ясадылар. Фестивальнең фольклор өлеше ахырында “Кузьминки” инициаторларының берсе – Алексей Кузьмин катнашучыларны бүләкләде. Әлбәттә, “Кузьминки”ны оештыруда Казан шәһәренең рус фольклор үзәге хезмәткәрләре дә актив катнашты.
Бәйрәм итү, традиция буенча, Россия һәм Татарстанның әйдәп баручы фольклорчылары һәм кул эшләнмәләре осталары мастер-класслары белән тәмамлана.
Фестивальдә Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары, Татарстанда яшәүче казакъларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Сәгыйт Джаксыбаев, Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эшләү бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары, Казанның рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Ирина Александровская, Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева, шулай ук республиканың традицион мәдәниятны үстерү үзәгенең баш белгече Татьяна Чекмарева катнашты.