Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • 50 мең тамашачы һәм «Viva Rusia!»: Татарстанның иҗади делегациясе Испания буйлап турнесын йомгаклады

50 мең тамашачы һәм «Viva Rusia!»: Татарстанның иҗади делегациясе Испания буйлап турнесын йомгаклады

admin 15.08.2019

(15 август 2019) Хака шәһәрендә 50 нче Пиренеи фольклор фестивале төгәлләнде. Чарада Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре дә катнашты.

5

Алты көн дәвамында Татарстан делегациясе төрле форматтагы дистә ярым чарада катнашты. Алар арасында – урам дефилесы һәм парады, Идел буе халыклары милли киемнәре күрсәтмәсе, концерт программалары һәм рәсми очрашулар.

Белешмә. Хака – Пиренеи тауларының көньяк өлешендә урнашкан испанияле Уэска провинциясендәге шәһәр. 9 нчы гасырдан герцоглык башкаласы, ә соңыннан Арагон корольлеге буларак билгеле. Халкы – 14 меңнән азрак кеше. Испаниянең иң әйбәт кышкы курорты булып санала.

2

Пиренеи фестивале ике елга бер тапкыр үткәрелә һәм бөтен дөнья буйлап коллективлар җыя. 2019 елда юбилей фестивалендә 16 илдән 22 коллектив катнашты: Россия (Татарстан һәм Калмыкия), Испания, Үзбәкстан, Әрмәнстан, Гваделупа (Франция), Чили, Колумбия, Мексика, Пуэрто-Рико, Тайвань, Эквадор, АКШ, Танзания һәм башкалар. Фестивальнең төп кагыйдәләреннән берсе – барлык әсәрләр дә да тере тавышка һәм музыкага башкарылырга тиеш.

3

Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм халыклар дуслыгы йортыннан фестивальдә Казанның рус милли-мәдәни берләшмәсе Советы әгъзасы, ТР Атказанган мәдәният эшлеклесе Светлана Измайлова, ТР мари милли-мәдәни автономиясе активисты, музыкант Александр Славин, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты мәгълүмат үзәге җитәкчесе Рөстәм Ханнанов һәм «Кавказ Style» ансамбле солисты Матильда Клингер катнаша. Моннан тыш Татарстанның иҗади делегациясенә «Салават Купере» хореография ансамбле, «Бәйрәм» вокаль-инструменталь ансамбле һәм халык уен-кораллары җыелма ансамбле кергән.

Шәһәрнең тарихи өлеше буенча дефиле, рус, татар һәм Идел буеның башка халыклары телендә җырлар башкарып, милли костюмнардан йөрешне хәтерләтте.

Фестиваль тәмамланыр алдыннан Хака шәһәре мэриясендә иҗат делегацияләрен бүләкләү тантанасы узды. Шәһәр һәм фестиваль җитәкчелеге барлык катнашучыларга әйбәт чыгышлар һәм онытылмаслык хис-кичерешләр өчен рәхмәтен белдерде.

4

Фестиваль Хака шәһәре урамнары буенча барлык иҗат коллективлары катнашындагы грандиоз парад белән төгәлләнде. Йөреш маршруты биш километрга сузылды. Парадны Хакада яшәүчеләр генә түгел, ә дөнья халыклары мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен күрергә теләгән ун меңгә якын турист та тамаша кылды. Татарстанлылар Идел буе халыкларының җыр һәм бию мәдәниятен күрсәттеләр: татар, рус, чуаш, мари, мордва, удмурт һәм керәшен.

1

«Катюша», «Калинка», «Әпипә» һәм башка танылган композицияләрне тамашачылар аеруча да ялкынланып тыңлады. Алар артистларны «Viva Rusia!» («Хуш киләсең, Россия!») дип алкышларга күмделәр.

Татарстанның иҗади делегациясе фестиваль турнесы бүгенге көндә Франциядә дәвам итә.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Актанышлылар Ассамблея һәм Дуслык йорты коллективлары концертын тамаша кылдылар
Далее: Ассамблея һәм Дкслык йорты коллективлары Кукмара районында булып кайтты

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57