8-10 ноябрьдә ТНВ Татарстан һәм ТНВ Планета телеканалларында 10:00 сәгатьтә артистлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм башка танылган шәхесләр катнашында Гөлназ Сәфәрова алып барган диктант уку эфиры оештырылачак. Ул ТР Милли китапханәсендә яздырылды.
(фото Салават Камалетдинов)
Казандагы төп язу ноктасы – Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты. Анда якынча 300 кешегә урын булачак. Шулай ук анда Шәриф Камалга багышланган күргәзмә дә оештырылачак. Әлеге күргәзмә ТР Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры хезмәттәшлегендә әзерләнде.
Оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты, ТР Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты), «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе.
ТХДЙ мәгүлүмат үзәге, Татар-информ материаллары буенча