Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ассамблея һәм Дуслык Йорты
  • 8 ил вәкилләре Дуслык йортында диктант язды

8 ил вәкилләре Дуслык йортында диктант язды

admin 17.10.2020

(17 октябрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Тоталь диктант — 2020» белем бирү акциясе үтте. Рус теленнән белемнәрен тикшерергә теләүчеләр өчен биредә өч мәйданчык эшләде. (ФОТО)

IMG_1122

Чикләү чаралары белән бәйле рәвештә, диктантны Дуслык йортында 70ләп кеше яза алды. Катнашучылар арасында акциядә даими катнашучылар да, диктантны беренче тапкыр язучылар да бар иде.

«Бу акциядә тәүге тапкыр катнашам, текст бик катлаулы түгел. Акциядән уңай тәэсирләр алдым, мәктәпне искә төшердем, шул чактан ук диктант язганым юк иде», — дип кичерешләре белән уртаклашты Регина.

IMG_1129

Язучы, инглиз теле укытучысы, инглиз теле буенча Бөтенроссия диктанты рәсми укучысы Антон Боровиков, ТР туризм үсеше үзәге генераль директоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Яшьләр дипломатиясе академиясенә нигез салучы Дилбәр Садыйкова һәм Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе Советы рәисе Тимур Кадыйров акциянең дикторлары булдылар.

IMG_1174

Тимур Кадыйров TRuD чит ил студентлары өчен мәйданчыкта диктор булып чыгыш ясады. Биредә Нигерия, Гана, Төркмәнстан, Колумбия, Кытай, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан студентлар җыелган иде. Ике мәйданчыкта катнашучылар гадәти диктант яздылар, ә чит ил вәкилләре өчен махсус биремнәр эшләнгән иде (тест һәм төп текст фрагменты).

IMG_1171

Быел диктант тексты рус теоретик космонавтикасына нигез салучы Константин Циолковскийның тормышыннан аз билгеле булган вакыйгаларга багышланган иде. Автор — Себер язучысы Андрей Геласимов.

IMG_1186

Диктант бер үк вакытта 63 илдә язылган, бу — 207 чит ил һәм 546 Россия шәһәре дигәнне аңлата.

Белем бирү акциясенең нәтиҗәләре 31 октябрьгә кадәр «Тоталь диктант» рәсми сайтында урнаштырылачак.

Ел саен «Тоталь диктант»ны оештыруда Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе ярдәм күрсәтә.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57