8 июль көнне Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узачак. Бәйрәм изге кенәз Петр һәм княгиня Феврония һәйкәле янындагы территориядә узачак (Чистай урамы, 30нчы йорт). Чара 11: 30 сәгатьтә башлана.
Һәйкәл 2018 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе инициативасы белән куелды.
Чара кысаларында күп балалы гаиләләрне хөрмәтләү һәм бүләкләү, «Мин һәм минем гаиләм» фотокүргәзмәсен ачу планлаштырыла. Кунакларга концерт программасы, шулай ук кенәз Петр һәм княгиня Феврония һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы тәкъдим ителәчәк.
Бәйрәм программасы Изге Шәһит Кирилл Казанскийның архиерей ишегалды территориясендә дәвам итәчәк. Биредә сыйлар, самовар чәе, балалар өчен тәм-томнар, мастер-класслар, халык уеннары һәм хәйрия ярминкәсе оештырылачак.
Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе, гаилә мәсьәләләре, ана һәм балаларны яклау буенча епархия комиссиясе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан шәһәре Мэриясе, «Казан шәфкатьлелеге» хезмәте, Татарстан Республикасы «Казан аналары» Төбәк хәйрия иҗтимагый оешмасы һәм Изге шәһит Кирилл Казанский мәхәлләсе ярдәмнәре белән оештырыла.
Бәйрәм «2014-2025 елларда Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасын үтәү кысаларында үткәрелә.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге