(7 октябрь, 2015 ел) “Человек и вера” телетапшыру һәм телефильмнар фестивале 7 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр барачак. Фестиваль кысаларындагы 9 октябрьдә үтәчәк түгәрәк өстәл Татарстан халыклары Дуслык Йортында катнашучыларны җыячак.
“Человек и вера” бөтенроссия фестивале беренче тапкыр узган елны Тобольскта узды. Әлеге чараның чираттагысын үткәрү тәкъдиме белән генераль директор урынбасары – ВГТРК департаментының региональ җитәкчесе Рифат Сабитов чыкты.
60лап регионнан 200дән артык гариза кабул ителгән. Татарстан башкаласына Идел буе регионнары журналистлары киләчәк, шулай ук Хабаровск, Хакасия, Алтай, Төмән, Урал, Дагстан, Чечня, Төньяк Осетия, Ингушетия һәм башкалардан да булачаклар. Фестивальдә Татарстанны Алмәт, Буа һәм Казаннан килгән катнашучыларның эшләре тәкъдим итәчәк.
Фестиваль барышында 12 номинация буенча (алты махсус һәм алты төп) иң әйбәт эшләр сайланып алыначак. Алар исемлегендә, мисалга, “Иң әйбәт телевизион фильм”, “Иң әйбәт телевизион программа”, “Иң әйбәт радиотапшыру”, “Иң әйбәт репортаж”, “Иң әйбәт мәгълүмати сюжет”, “Иң әйбәт тарихи-мәгърифәтчел программа”, “Темага тугърылык өчен”, “Рухи традицияләрне ныгытуга иҗади өлеш керткәне өчен”, “Иманга илтүче”, “Россиянең изге җирләре”, “Алланы эзләүче шәхес”. Моннан тыш, быел оештыручылар тарафыннан тагын бер номинация кертелгән – “Төрле традицион дин вәкилләренең үзара йогынтысы темасын ачкан иң әйбәт теле-, радиотапшыру” («Лучшая теле-, радиопередача, посвященная теме взаимодействия представителей разных традиционных религий»).
Фестиваль эшендә жюри һәм белгечләр булып републиканың руханилары торачак. Алар исемлегендә – Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Рим-католик чиркәвенең “Воздвижение Святого Креста” Казандагы приходы монастырь башлыгы Диогенез Уркиза, Казан-Вятка Рус православие староверлар чиркәве епископы Евфимий, Казанның һәм Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик.
Ике көн дәвамында фестиваль кысаларында катнашучылар өчен мастер-класслар, ТР халыклары Дуслык Йортында руханилар белән түгәрәк өстәл, шулай ук фестивальгә җибәрелгән эшләрне карау оештырылачак. Аерым фильмнарны һәм программаларны һәркем “Россия 24 — Татарстан” телеканалы эфирында яки trt-tv.ru сайтында хәзер үк карый ала.