Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Йортыбыз — Татарстан» фестиваленең гала-концерты узды

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Йортыбыз — Татарстан» фестиваленең гала-концерты узды

admin 04.11.2019

(4 ноябрь 2019) Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылган бәйрәм концертын ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Ул республика Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен укыды. (ФОТО)

Фестивальдә катнашучыларга мөрәҗәгатендә Президент, дуслык — лозунг түгел, ә күпмииләтле Россия халкының яшәү принцибы, дип ассызыклаган.

gossov_n128_big

«Бу бәйрәм — илебезнең бөек үткәненә, каһарманлыгы һәм рухи көче төрле авырлыкларны җиңә һәм алга киткән цивилизацияле үсешне тәэмин итә алган күпмилләтле халыкның иҗди хезмәтенә хөрмәт күрсәтү».

«Һәр милләтнең мәдәнияте, теле, гореф-гадәтләре безнең өчен аңлаешлы һәм якын. Бу — күпмилләтле иҗатта үз чагылышын таба. Фестиваль безнең бәһасез уникаль мирасыбызны күрсәтә», — дип әйтелә юлламада.

Гала-концерт кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин республиканың эштә тырышлык күрсәткән мәдәният хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды һәм аларны «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» маклаулы исеме бирелү белән котлады.

Шулай ук халык иҗат коллективларына акчалата сертификат тапшырылды. Әлеге бүләккә Баулы районының «Зардон» удмурт ансамбле, «Балтырган» Казан балалар керәшен ансамбле, Тәтеш районының «Умарина» мордва ансамбле, Кайбыч районының «Авыл Dance» татар хореография коллективы, Тукай районының «Задоринки» рус фольклор коллетивы, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты «Miras -Наследие» инструменталь ансамбле ия булды.

Алга таба ярты йөздән артык коллектив һәм аерым башкаручы катнашындагы бәйрәм концерты башланды. Меңнән артык кеше. Барлык артистлар да республика буйлап октябрь аенда узган зона сайлап алу турларыннан үттеләр.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казанда республиканың иң әйбәт милли коллективларын бүләкләделәр
Далее: «Йортыбыз – Татарстан» Республикакүләм этномәдәни фестиваленең Гала-концерты турында видеотасма

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57