(4 ноябрь 2019) М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Йортыбыз — Татарстан» Республикакүләм этномәдәни фестиваленең гала-концерты катнашучыларын бүләкләү тантанасы узды. (ФОТО)
Сайлап алу турларын узган республиканың иң әйбәт коллективлары һәм аерым башкаручыларына бүләкләрне Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары Ирек Шәрипов һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров тапшырды.
Фестивальнең гала-концертында барлыгы ярты йөздән артык коллектив һәм аерым башкаручы катнаша. Барлыгы меңнән артык кеше.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге