(3 ноябрь 2019) М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә «Йортыбыз — Татарстан» Республикакүләм этномәдәни фестиваленең генераль репетициясе үтте.
Фестивальнең октябрь аенда узган зона сайлап алу турларында барлыгы 2,5 мең артист чыгыш ясады. Шуларның иң әйбәтләре — 600 кеше — Казанда узачак гала-концертта чыгыш ясаячак. Нәкъ менә әлеге үзешчән артистлар бер сәхнәдә очрашып, бүген соңгы репетицияләрен уздырды.
Гала-концерт 4 ноябрь көнне 13:00 сәгатьтә башлана. Керү чакыру билетлары аша.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге