Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Фәрит Мөхәммәтшин: «Максатыбыз – алга таба да Татарстанда милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту»

Фәрит Мөхәммәтшин: «Максатыбыз – алга таба да Татарстанда милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту»

admin 18.10.2019

(18 октябрь 2019) Болгарда Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының күчмә утырышы узды. Анда милләтара татулык, үзара килешеп яшәү, миграция мәсьәләләре, туган телне, гореф-гадәтләрне саклау турында фикер алыштылар.

print_36_495-1024x682

Утырышны  республика парламенты башлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Соңгы елларда республика районнары мәдәният йортларында халыклар дуслыгы үзәкләре  ачыла башлады.  Утырышта катнашучылар Болгар мәдәният йортында ачылган Халыклар дуслыгы үзәге белән танышты.

«Кешеләрнең мондый үзәкләргә килүен күрү, аларның рәхмәтен ишетү бик тә рәхәт, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – Сезнең хәзер үз йортыгыз бар, биредә чаралар да уза, мастер-класслар оештырыла, үзеңне күрсәтү өчен иҗади шартлар тудырыла, яшьләр дә кушыла. Бу бик мөһим, без үсеп килүче буынны нәкъ менә дуслык һәм үзара аңлашу үрнәкләрендә тәрбиялибез. Безнең бурыч – алга таба да Татарстанда милләтара тынычлыкны һәм татулыкны  ныгыту».

Татарстанның 19 районында Ассамблея вәкиллекләре һәм филиаллары бар. Аларның составына 237 милли-мәдәни оешма кергән. Районнарда филиалларны булдыру өчен клублар, мәдәният йортлары биналары да кулай, ди Татарстан Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов:

– Халыклар дуслыгы йортлары күбрәк шәһәрләрдә ачыла. Районнарда исә вазгыять тә, ихтыяҗ да башкачарак. Мисалга Мөслим районын алсак, анда рус, мари, керәшен милли мәдәнияте берләшмәләре бар. Алар район үзәгендә түгел, шушы милләтләр компактлы яшәгән авылларда оешты. Әгәр без Мөслимнең үзендә Халыклар дуслыгы йортын төзеп куйган булсак, бу мәсьәләне формаль хәл итү булыр иде. Шуңа күрә район үзәгендә Халыклар дуслыгы йортының филиалы оешты, авылларда – милли берләшмәләр. Бу – ресурс үзәге эшчәнлегенең бер формасы. Икенче форма күпмилләтле район үзәкләренә туры килә. Без мәдәният йортларында Халыклар дуслыгы үзәкләре оештырырга булдык. Болай иткәндә мәдәният йортларының эчтәлеге дә байый, эшчәнлек дә активлаша.

print_36_500-1024x682

Ирек Шәрипов әйтүенчә, Татарстанда берничә масштаблы максатчан программа эшли, барлык халыкларның телен, мәдәниятен, традицияләрен саклау сәясәте алып барыла. Бу җәһәттән Татарстан халыклары Ассамблеясе аерым миссия үти. Татарстанда 173 милләт вәкиле яши. Чөнки республиканың социаль-икътисади үсеше яшәү өчен дә, эш табу җәһәтеннән дә кулай. Шуңа күрә агымдагы елның 9 аенда гына да 240 мең мигрант кабул иткәнбез. Болар бигрәк тә – Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстан вәкилләре.

Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов та Татарстанның күпмилләтле булуын ассызыклады. Спас районында гына да 27 милләт вәкиле көн күрә. Шуларның 67,6 проценты – руслар, 29,5е – татарлар, чуашлар, удмуртлар, марилар һәм башкалар. Аларга уртак чаралар үткәрү мөмкинлеге дә бар. Зәй районы да күпмилләтле. Шуңа район башлыгы Владимир Акатьев үзләрендә Халыклар дуслыгы үзәге оештыру мәсьәләсен күтәрде. Биредә елына 200гә якын милли чара үткәрелә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Артем Кузнецов рәсми яктан теркәлмичә эшләгән мигрантлар мәсьәләсен кузгатты:

– Быелның 9 аенда Татарстанда 239159 чит ил гражданы исәпкә алынган. Аларның 45244енә эшкә урнашу өчен патент рәсмиләштерергә кирәк. Бу санга Көнбатыш илләре гражданнары кермәгән. Эшкә дип республикага килгән 2153 граждан үз вакытында эш патенты рәсмиләштермәгән. Аларның исемлеге территориаль полиция бүлекләренә юлланды. Эш бирүчеләргә рәсми теркәлмәгән эшчеләрдән файдалану отышлы, әлбәттә. Андый кешеләр хезмәттәге закон бозулар турында хәбәр итмәячәк, нинди хезмәт хакына да риза булачак. Бюджетка исә сизелерлек зыян салыначак.

print_36_497-1024x682

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстандагы автономияләргә милләттәшләре белән тәртип җәһәтеннән эш алып барырга чакырды. Әгәр милләттәшең чит җирдә яшәгәндә закон боза икән, ул бит диаспора намусына тап төшерә, диде ул.

Парламент спикеры Халыклар дуслыгы йорты белән Мәдәният министрлыгының бергәләп эшләү алымнарын хуплады. Болар барысы да Татарстандагы милләтара татулыкны ныгыту өчен эшләнә, диде ул, утырышны йомгаклап.

ТР Дәүләт Советы 

Продолжить чтение

Назад: Татарстанда «Йортыбыз — Татарстан» фестиваленең сайлап алу турлары тәмамланды
Далее: Республиканың Дуслык йортларында дистәләгән кеше «Татарча диктант» язды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57