Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Россия төбәкләрендәге актив татар яшьләренә грантлар тапшырачаклар

Россия төбәкләрендәге актив татар яшьләренә грантлар тапшырачаклар

admin 09.11.2019

(9 ноябрь 2019) Татар проектларын тәкъдим итүче Россия төбәкләреннән килгән актив татар яшьләренә грантлар тапшырачаклар. Бу хакта «Идел» яшьләр үзәгендә үткәрелгән Татар балалар лидеры мәктәбендә очрашуда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов әйтте.

  • 8-14 ноябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә Татар балалар лидеры мәктәбе үткәрелә. Мәктәптә Россиянең 15 төбәгеннән 80 мәктәп укучысы катнаша.

“Балаларның проектларына ярдәм итү өчен берничә грант бирәчәкбез. Аларны үсендерү өчен бүләклибез. Аларның проектлары ярдәм таләп итә. Безнең зур милли-мәдәни иҗтимагый оешмалар аларның проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәк”, — диде Илдар Гыйльметдинов.

Татарстанның Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов әйтүенчә, проектларын тәкъдим итүче яшьләр 6 декабрь көнне “Таба” этно проектлар акселераторында катнашачак.

“Бу проект балаларга үзләрен гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк”, — диде ул.

Тимур Сөләйманов әйтүенчә, «Таба» проектын Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар яшьләре форумы, “Идел” яшьләр үзәге, “Сәләт” оешмасы, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе оештыра.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Якутиядә «Халыклар бердәмлеге – Россиянең чәчәк атуына илтүче юл» Төбәкара форум узды
Далее: Иң популяр 10 милли Кыш Бабай исемлеге билгеле

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57