Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкилләре ТР Иҗтимагый палатасы составына керделәр

Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкилләре ТР Иҗтимагый палатасы составына керделәр

admin 16.01.2020

(16 гыйнвар 2020) Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы составы формалаштырылды. Аңа Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм яшьләр Ассамблеясе җитәкчеләре керде.

Җыелышта Татарстан Иҗтимагый палатасының ТР Президенты (20 кеше) һәм ТР Дәүләт Советы расланган (20 кеше) әгъзалары бер тавыштан палата составының өченче өлеш әгъзаларын (тагын 20 кеше) раслады.

Нәтиҗәдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы 60 кеше составында формалаштырылды. Беренче утырыш 16 нчы гыйнварда узачак.

Таткарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе Советы рәисе Тимур Кадыйров (ТР Президенты тарафыннан расланган) ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары постын алды, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары, Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе идарәсе рәисе Ирина Александровская мәдәният буенча Комитет рәисе урынбасары булып билгеләнде, Татарстандагы чуаш милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Иванов (Дәүләт Советы тарафыннан расланган) милләтара сәясәт Комитеты рәисе урынбасары вазыйфасын алды.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе итеп «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева сайланды.

Мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Мәскәү районы мәктәпләре укучылары 2020 елның беренче Дуслык дәресендә катнашачак
Далее: «Туым Жондозы» XI Бөтенроссия керәшен этник сәнгате яшьләр конкурс-фестивале: 2 февраль 15:00 сәгатьтә «Московский» Мәдәни үзәгендә

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57