Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йорнтында «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Дуслык йорнтында «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

admin 18.12.2019

(18 декабрь 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы җиңүчеләре эшләре күргәзмәсе ачылды. (ФОТО)

Открытие выставки "Этнографическая мозаика татарского народа" (18.12.19)

ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин конкурста катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

«Әлеге конкурс — республикада фотосурәт сәнгатен үстерүгә өлеш кертү, гореф-гадәтләр белән танышу», — дип сөйләде ул.

Дамир Натфуллин соңгы биш елда әлеге конкурсның дәрәҗәсе үсүе, катнашучылар географиясе киңәюе турында әйтеп үтте. Быел конкурста Россиянең тугыз төбәге катнашкан, шул исәптән Красноярс крае һәм Сверлау өлкәсе. Киләсе ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү елында конкурсны тагын да җәелдерү, шул исәптән, призлар фондын да үстерерү планлаштырыла.

Открытие выставки "Этнографическая мозаика татарского народа" (18.12.19)

Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары — ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов та конкурсның сыйфаты һәм эшләр саны артуны билгеләп үтте.

«Рәссам теле белән һәр халыкның күңелен тагын да ачабыз», — диа сөйләде ул һәм катнашучыларга Дуслык йортында шәхси күргәзмәләрен оештырырга тәкъдим итте.

Открытие выставки "Этнографическая мозаика татарского народа" (18.12.19)

2019 елда конкурска 38 катнашучы 223 эшен юллаган. Эшләр өч номинациягә бүленеп каралган: «Халык-гамәли сәнгать. Гореф-гадәтләр һәм йолалар», «Портрет» һәм «Фотосурәт-документ. Киләчәк буынга юллама» — «21 гасыр. Иҗади яшьләр портреты».

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстанлыларны «Әни һәм балалар милли киемнән» исемле фотоконкурста катнашырга чакыралар
Далее: Казанда ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү елына старт бирәчәкләр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57