(3 марта 2020) РФ Дәүләт Думасыың Милләт эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсен шулай дип аңлатты.
Моңа кадәр ил башлыгы хөкүмәткә РФ дәүләт тел сәясәте концепциясен әзерләү буенча тәкъдимнәрне 15 августка кадәр тапшырырга кушкан иде. Шушы ук вакытка Министрлар кабинеты Россия халыклары телләре турындагы законны чынга ашыруда мониторинг системасын барлыкка китерү буенча тәкъдимнәр ясарга тиеш.
Моннан тыш Владимир Путин 15 сентябрьгә кадәр парламентка түрә һәм гражданнарның дәүләт теле буларак рус телен куллану кагыйдәләрен үтәвен контрольдә тоту буенча закон проектын кертергә кушты.
Илдар Гыйльметдинов сүзләренә караганда, Россиядә телләрне саклауда тел сәясәте концепциясе зур роль уйный, дип яза «Парламентская газета«.
«Бүгенге көндә белем бирү системасында да, аннан тыш та тел күптөрлелеге мәсьәләсе норматив планда чишелмәгән. Әле дә булса бездә заман таләпләренә туры килгән яңа буын стандартлары, дәреслекләр юк», — дип сөйләде депутат, дәреслекләр һәм пособияләрнең федераль экспертизасы турындагы нигезләмә юклыгын да әйтеп үтте.
Гыйльметдинов әйтүенчә, Президент тел сәясәтендә системалы алым кертергә тәкъдим итә. Депутат фикеренчә, игътибарны аеруча да кадрлар әзерләүгә юнәлтергә кирәк. Чөнки мәгариф системасында педагогларның профессиональлеге бигерәк тә мөһим.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге