(7 март 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Мөхетдинов җитәкчелегендәге «Уйнагыз гармуннар» ветераннар халык фольклор ансамбленең 25 еллык юбилеена багышланган бәйрәм концерты узды.
Коллективны юбилей датасы белән Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Эмиль Мостафин һәм Идарәнең экс-җитәкчесе Рәис Төхвәтуллин котлады. Алар «Уйнагыз гармуннар» халык фольклор ансамбленә «Мәдәният өлкәсе үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәт өчен» Мактау грамотасы тапшырды.
Шулай ук «Мәдәният өлкәсендәге күпьеллык актив эшчәнлеге һәм 80 яшь тулу уңаеннан» Мактау грамотасы белән коллектив катнашучылары Шәүкәт Әгъзамов һәм Димос Мәҗитов бүләкләнде.
Концерт барышында коллектив башкорт һәм татар көйләрен башкарды. Программада кунак буларак катнашучы артистлар һәм фольклор коллективлар да чыгыш ясады.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге