(10 март 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Кадерле хатын-кызлар» дип исемләнгән концерт программасы узды. (ФОТО)
Концерт дәвамында тамашачылар залында утырган хатын-кызларга колау сүзләре яңгырады, аларга атап иҗади чыгышлар башкарылды. Чараны Сергей Крайнов «8 марта» композициясе белән ачып җибәрде. Алга таба «Волжские зори» хоры, «Мелодия души» һәм «Весёлая девятка» вокал группалары, Валерий Гуушкин кебек даими үзешчән артистлар һәм башкалар чыгыш ясады. Ә Казан дәүләт институтының «Новые леди» хореография коллективы концертның кунагы булды.
«Котлауларыгыз өчен зур рәхмәт! Концерт 8 мартка зур бүләк булды», — дип хисләре белән уртаклашты тамашачы Анастасия Леонтьева.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге