(22 апрель 2020) Татарстанда Туган тел көненә багышланган «Таныш моңнар» («Родные рифмы») дип исемләнгән флешмоб үтәчәк. 24-27 нче апрельдә узачак әлеге акциядә Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре дә катнашачак.
Республикада 173 милләт вәкиле яши. Ел саен Туган тел көнендә алар тирә-юньдәгеләр белән туган телләренә карата булган мәхәббәтләре белән уртаклашырга омтылалар. Быел Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни берләшмәләре активистлары 30дан артык телдә шигъри юлларны укыячак.
Акциядә һәркем катнаша ала. Моның өчен үз туган телеңгә шигырь укуыңны видеога яздырырга һәм аны #РодныеРифмы (#ТанышМоңнар) хештегын өстәп, социаль челтәрдә урнаштырырга кирәк.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге