(26 апрель 2020) Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре Туган тел көненә багышланган видеоротасма яздырдылар. Анда Габдулла Тукайның «И, туган тел» шигыренә язылган җыр төрле телләрдә яңгырый. (ВИДЕО)
Видеотасмада җыр татар, рус, чуаш, казах, мари, кыргыз, удмурт, әрмән, украин телләрендә Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре вәкилләре тарафыннан башкарыла. Музыкаль бизәлеш — Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты «МираS» инструменталь ансамбле.
Республикада Туган тел көне һәр елны 26 нчы апрель — бөек татар шагыйре һәм мәгърифәтчесе Габдулла Тукай туган көнне бәйрәм ителә.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге