(2 июнь 2020) Балаларны яклау көнендә Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортының күпмилләтле концерты премьерасы булды. Онлайн трансляция ТАССРның 100 еллыгы кысаларында әзерләнде.
«Алтын» хореография мәктәп-студиясе репертуарында – сюжетлы бию композицияләре, дөнья халыклары биюләре — рус, татар, Урта һәм Көньяк-көнчыгыш Азия, Төньяк халыклары, вьетнам, һинд, монгол, эскимослар, бурят, калмык, үзбәк, төрекмән, таджик, кыргыз, карелия һәм молдава.
Онлайн концертта ансамбль укучылары башкаруында барлыгы 20 дөнья халыклары биюләре күрсәтелде.
Бию аша балалар төрле халыкларның бию культурасын ачты, костюмнар аша милли бизәлешен бирде. Бу коллективның һәр чыгышы тамашачыларга һәрчак кызыксыну һәм матур кичерешләр уята.
ТР атказанган артисты Гөлнара Гыймаева җитәкчелегендәге «Алтын» хореография мәктәп-студиясе концерты трансляциясе Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының YouTube-каналында үтте.
Дуслык йортының Инстаграм битендә концертның анонсын гына да 1200 кеше, ә концертның ике сәгатьтән артык барган туры версиясе трансляциясен 600гә якын кеше карады.
«Чикләүләр булуга карамастан, «Алтын» бию коллективы онлайн-репетицияләрен дәвам итә. Балалар хәрәкәтләрне кабатлыйлар, шомарталар, яңа биюләр өчен костюмнар һәм музыка сайлыйлар», — дип сөйләде ансамбль җитәкчесе Гөлнара Гыймаева.
Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты базасында эшләп килгән «Алтын» хореография мәктәп-студиясендә 3тән алып 15 яшькә кадәрге балалар шөгыльләнә. Коллектив республиканың төрле фестивальләрендә катнаша, төрле мәйданнарында чыгыш ясый. Балалар өчен бу бик кызыклы.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге