Акциядә инде Африка студентлары Союзы рәисе Оливер Мукенди катнашырга өлгерде.
Шулай ук флэшмобка Рус милли-мәдәни берләшмәсенең РТ Арча, Мөслим, Нурлат һәм Яңа Чишмә районнарындагы җирле бүлекчәләре вәкилләре кушылды.
Акциядә катнашу өчен А.С. Пушкинның берәр әсәрен сөйләп төшкән видеотасманы (1 минуттан артмаска тиеш) социаль чертәрләрдә #ДружноЧитаемПушкина #ТатарстанЧитаетПушкина #КазаньЧитаетПушкина хэштегларын куеп урнаштырырга кирәк.
Флэшмоб 6 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге