(15 июнь 2020) «Вардзиа» иҗат коллективы җитәкчесе, хореограф Сурен Гилоян Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында грузин биюе буенча мастер-класс үткәрде.
«Вардзиа» грузин биюе ансамбле Дуслык йорты базасында Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең әрмән бүлегендә ике ел эшли. Аның репертуарына Кавказ халыклары биюләре керә: төньяк Кавказ һәм тау биюләре, «Апсуа» абхаз биюе, «Лезгинка» чечен һәм ингуш биюе һәм башкалар. Нәкъ менә әлеге ансамбль җитәкчесе Сурен Гилоян туры эфирда барган мастер-класс тамашачыларына Грузия атмосферасына күмелү мөмкинлеген бирде.
Грузин биюе – ул хәрәкәтләр җыелмасы гына түгел, ә чын тамаша, илнең милли хәзинәсе. Анда кызу, горур һәм дустанә халыкның күңеле ачыла. Үз-үзен хөрмәт иткән һәр грузин лезгинка һәм башка милли биюләрне оста һәм шәп башкара.
Грузин биюенең күп өлеше бик дәртле, барлык элементлар да кабатланмас һәм искиткеч. Бу хореография йөз белән уйнау, тизлек һәм хәрәкәтләр ныклыгы белән аерылып тора.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге