Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мөхәммәтшин: «Татар телен саклау мәсьәләләре комиссиясе алдында зур бурычлар тора»

Мөхәммәтшин: «Татар телен саклау мәсьәләләре комиссиясе алдында зур бурычлар тора»

admin 16.07.2020

(16 июль 2020) Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе алдында зур бурычлар тора. Бу хакта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга матбугат конференциясендә әйтте.

«Комиссиягә бик күп туган телне яклаучылар, депутатлар, галимнәр керде. Бу туган телне өйрәнү буенча Конституциядә язылганнар тоткарлык белән гамәлгә ашуына борчылган кешеләр», — диде парламент башлыгы.

Аның сүзләренчә, тел өйрәнүне мәҗбүриләү, әллә ирекле итү — бу нормалар әле федераль структуралар, Мәгариф министрлыгы тарафыннан көйләнмәгән.

«Федераль дәүләт белем бирү стандартлары әле һаман юк», — диде ул.

«Татар теле дәреслекләрен үзебездә бөтен ил субъектлары өчен эшлибез, рецензиягә җибәрәбез, лицензия сатып алабыз. Хәзер дәреслекләрне эшләү буенча саллы эш бара, яңа норматив документ көтәбез. Без хәзер федераль дәүләт белем бирү стандартларында шушы нигезләмә беркетелүе юнәлешендә эшлибез», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул татарлар яшәгән һәркайда татар телен өйрәнү мөмкинлеген булдыру кирәклеген ассызыклады.

«Башка милли субъектлар да шундый ук адым белән барырга мәҗбүр булачак. Һәркем әти-әнисе теле сакланып калуын тели», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Марат Әхмәтов милли мәгариф юнәлешендә эшләячәк эшче төркем алдында бурычлар куйды
Далее: Константин Яковлев туган көнен бәйрәм итә

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57