(24 июль 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Добрые сердца» иҗтимагый фонды вәкилләре кунак булды. Аларны әрмән һәм дагыстан милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре Михаил Хачатурян һәм Шамиль Газиев озата барды. (ФОТО)
Кунакларга Дуслык йорты буенча экскурсия оештырылды, «Дуслык» музее күрсәтелде.
«Татарстан халыклары Ассамблеясе составындагы һәр милли-мәдәни оешманың үз үзенчәлеге бар. Мисалга, минем хобби — күргәзмәләр оештыру. Музейда булган барлык экспонатлар да — әрмән халкының Татарстан халыкларына хөрмәт билгесе», — дип сөйләде Михаил Хачатурян күргәзмә экспонатларын зур кызыксыну белән караучы кунакларга.
Аеруча да әрмән мәдәнияте белән кызыксынганлыкларын белгәч, Михаил Хачатурян «Добрые сердца» иҗтимагый фонды вәкилләренә әрмәннәрнең Татарстанга килеп урнашу, әрмән автономиясе оешу тарихы турында сөйләде, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге белән таныштырды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге