Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында һинд макияжы серләре белән бүлештеләр

Дуслык йортында һинд макияжы серләре белән бүлештеләр

admin 24.08.2020

(24 август 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Сантош» һинд биюе ансамбле кызлары Эльмира Хәйруллина һәм Алсу Хәкимова һинд макияжы буенча мастер-класс күрсәттеләр. (ВИДЕО)

WhatsApp Image 2020-08-24 at 17.18.20

«Һинд макияжы асылда кара чәчле һәм тәнле кызлар өчен исәпләнелгән, аеруча да коңгырт күзлеләр өчен бара. Бизәнү артык көчле булмасын өчен, төсләр палитрасын җентекләп сайларга кирәк.

Макияжга килгәндә, төп игътибар күзләр һәм иреннәргә бирелә. Күзнең өске һәм аскы кабаклары матур һәм туры итеп сызылырга тиеш, сызыклар күзнең тышкы почмагында кушыла һәм тагын бераз дәвам иттерелә», — дип сөйләде Эльмира Хәйруллина.

Һинд макияжы ничек ясала соң? Әйдәгез, һәр адымны санап үтик.

  • Иң башта бит тиресен әезрләргә кирәк: аны чистартабыз һәм дымландырабыз. Консилер кулланып, җитешсез өлешләрне каплыйбыз, соңыннан тон бирәбез.
  • Кара тәнле кызларга тонның табигый төсмерлесен куллану шарт, ә ачык төстәге тәнле кызларга автокызулык яки бронзар кулланып, тән төсен (бит, куллар, муен һ.б.) каралтырга кирәк.
  • Кашлар күмердәй кара итеп сызыла, аларның формасын бит төзелешенә карап сызалар.
  • Күз буяулары горизонталь техника кулланып төшерелә. Ачык төсле буяулар белән өске күз кабагы тулаем буяла, кара төсләр белән өске күз кабагының астын сызарга кирәк.
  • Сыек подводка белән керфекләр үсү сызыгын аслап-өсләп сызарга, ике сызыкны күзнең тышкы почмагында тоташтырырга, азрак дәвам иттереп, өскә таба очлап куярга.
  • Берничә кат кара тушь белән буялган керфекләр карашыгызга серлелек өстәр. Нәтиҗәсе канәгатьләндермәсә, махсус өстәмә керфекләр ябыштырыргыз.
  • Иреннәр сызыгын карандаш белән сызып, ачык төстәге иннек кулланыгыз, өстеннән ялтыравык буягыз. Иннек тонык кызыл, алсу яки коралл төсендә булса әйбәт.
  • Соңгы адым – бинди ясау яки ябыштыру.

WhatsApp Image 2020-08-24 at 17.18.19

Элек биндины (маңгайдагы нокта) кияүдәге хатын-кызлар гына ясаган булса, хәзер ул һинд стилендәге макияжның бизәге һәм үзенчәлеге булып тора. Бу ноктаны һәркем үзе ясый яки төрле геометрик формадагы элементларны сатып алып ябыштыра ала.

Биндины сайлаганда бит формасын исәпкә алырга кирәк. Зур күзле кызларга эре нокталар бара, кечерәк күзлеләр өчен зур булмаган бизәк туры килә. Әгәр дә маңгай киң икән, бинди түгәрәк булу шарт, әгәр дә тар икән, бизәкнең озынча формадагысын сайларга кирәк.

Бинди махсус буяулар белән ясала. Әгәр дә җыйнак нокта килеп чыкмаячагын сизенсәгез, махсус ябышкак бизәкләр кулланыгыз.

Һинд макияжы асылда көнчыгыш кызлары өчен булса да, аны ачык төстәге чәчле һәм тәнле кызлар өчен дә туры китерергә мөмкин. Һәр хатын-кыз серле һәм матур Һиндстан атмосферасына чума алачак.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Дуслык йортында туган тел онлайн-курслары дәвам итә
Далее: «Мәдәниятләр мозаикасы» фестиваленә әзерлек ахырына якынлаша

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57