(16 октябрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының социаль челтәрләрендә Татарстанның удмурт җәмгыяте активисты Анна Самсонова удмурт биюе буенча онлайн мастер-класс үткәрде.
Халык биюе хореография сәнгатендә традицион халык мәдәниятен буыннан-буынга тапшыру алымнарының берсе булып тора, дип сөйләде биюче кыз.
Удмурт халык биюләре ритмик рәсемгә, аяк тыпырдавына һәм кул сыгылмалылыгына бай.
Удмурт биюләре тыйнаклык, йомшаклык, лирик булулары белән аерылып торалар. Хатын-кызлар биюен башкаруның манерасы йомшаграк, тынычрак. Кызлар үзләрен тыйнак тота. Ир-атлар хәрәкәтне киңрәк, көч-куәт белән башкаралар. Ялгыз биюләр вакытында хатын-кызларның куллары ирекле, бармак очлары бераз күтәрелгән, хәрәкәтләрне башкарганда бармаклар бер яктан икенче якка күчереләләр; ир-атларның куллары артта була йә аяк хәрәкәтен иркен кабул итә, кул чуклары тигезләнгән яки йодрыкка җыелган.
Удмурт халык биюенең иң киң таралган формасы — импровизацион бию. Бер генә бәйрәм дә, бер генә күңел ачу да аннан башка үтми. Бию, кагыйдә буларак, такмаклар җырлау белән берлектә башкарыла. Аны түгәрәк яки ярым түгәрәк үзәгенә чыгучы биюче башкара, ул үз урынына башка биючене чакырып чыгара.
Парлы бию дә башкарыла. Аны еш кына бер кеше башлый, аннары чиратлап калганнар кушыла. Барлык кеше дә биюгә кушылганнан соң, алар арка белән түгәрәк буенча биеп йөри һәм үз тирәсендә кечкенә генә түгәрәк ясый. Импровизацион бию берьюлы берничә биюче белән башланырга мөмкин.
Дуслык йортының мәглүмат үзәге