(28 октябрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Кырым Республикасының милләтара мөнәсәбәтләр буенча Дәүләт комитеты рәисе Альберт Кангиев кунак булды. (ФОТО)
Кырым вәкилләрен Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары, ТР Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов каршы алды. Ул Дуслык йорты бинасы буенча экскурсия үткәрде, ТР халыклары Ассамблеясенең барлыкка килү тарихы, аның эшчәнлегенең төп принциплары һәм Дуслык Йорты эше турында сөйләде.
Экскурсия барышында кунак шулай ук республиканың милли-мәдәни автономияләре вәкилләре, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев белән дә аралашты.
Визит барышында иҗтимагый оешмаларның хакимият органнары белән хезмәттәшлеге, мигрантлар белән эшләү, республикада милләтара мөнәсәбәтләрдә тотрыклылыкны саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге