(27 октябрь 2020) ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының һәм ТРда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең күчмә утырышында әнә шундый фикер белдерде. (ФОТО) (ВИДЕО)
Чара Питрәч муниципаль районы үзәге — Питрәч авылында урнашкан Җиңү паркындагы чәчәкләр салу һәм районның Туган якны өйрәнү музеена бару белән башланып китте.
«Сабантуй, Каравон, Уяв, Семык, Гырон быдтон, Нәүрүз һәм Татарстан халыкларының башка бәйрәмнәрен һәм фестивальләрен зурлап үткәрү күптән безнең үзенчәлегебезгә әверелде. Шунысы куанычлы, бу өлкәдә милли-мәдәни автономияләр рухландыручылар булып торалар. Бу безгә гореф-гадәтләрне, фольклор үзенчәлекләрен саклап калырга ярдәм итеп кенә калмый, ә шул ук вакытта мәдәниятләрне үзара баетуга да хезмәт итә, кешеләрдә бер-берсенә хөрмәт тәрбияли», — дип сөйләде Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышны ачып.
Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында «дүрт йөз балага туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияли торган» уникаль учреждение — Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең, шулай ук Халыклар Дуслыгы йортының «Дуслык һәм татулык дәресләре» дип алаган проектының бик мөһим булуын ассызыклады.
«Мәдәният, тел, тарихи хәтер, кешелек өчен уртак булган әхлакый кыйммәтләр тирәсендә кешеләрне берләштерү — кеше, җәмгыять һәм дәүләтнең алга таба позитив үсеше өчен гаять зур ресурс ул», — дип өстәде ул.
Утырышта шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев чыгыш ясады. 2021 ел Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителү турында искә алып, ул киләсе елга төзерлгән чаралар планы проекын тәкъдим итте. Аерым алганда, ул Татарстан районнарындагы милли-мәдәни автономияләре, шулай ук Ассамблея филиалары һәм вәкиллекләренә мөрәҗәгать итеп, киләсе елга оештырылачак чаралар буенча тәкъдимнәр кертергә чакырды.
«Мәдәният һәм этносларның күптөрлелеге — ул уникаль байлык. Без күптәннән бер-беребезнең мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнергә, тыныч һәм тату яшәргә һәм эшләргә өйрәндек. Безнең көч — бердәмлектә, киләчәккә оптимизм һәм ышаныч белән карау теләгендә», — дип сөйләде Константин Яковлев.
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов пандемия шартларында Идел буе халыклары бәйрәмнәрен онлайн-форматта оештыру һәм үткәрүдә Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бу тәҗрибә, шулай ук Татарстанның тагын берничә проекты милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге иң яхшы практикларның III Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча иң әйбәтләре дип табылган.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге