(27 октябрь 2020) 14-23 октябрьдә конкурста катнашучылардан килгән гаризаларның рекордлы саны теркәлде – Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарыннан 596 гариза кабул ителде.
Илдәге катлаулы эпидемиологик ситуация белән бәйле рәвештә, сайлап алу комиссиясе нәтиҗәләре буенча, 4 ноябрьдә Фестивальнең Гала-концертында катнашу өчен Татарстан Республикасының 16 районыннан 43 коллектив һәм аерым башкаручылар сайлап алынды. Концертта барлыгы 500гә якын кеше катнашачак.
Фестиваль финалистлары (Гала-концертта катнашучылар) белән 28 октябрьгә кадәр режиссер-куелыш төркеме элемтәгә керәчәк.
Информационный центр ДДнТ