Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан
  • Дөньяда «Зур этнографик диктант» акциясе башланды

Дөньяда «Зур этнографик диктант» акциясе башланды

admin 03.11.2020

(3 ноябрь 2020) Мәскәү вакыты белән 0:01 сәгатьтә «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе старт алды. Рәсми сайтта биремнәр үтәп, теләге булган һәр кеше акциягә онлайн кушыла ала.

Акция бишенче тапкыр Россия Федерациясенең барлык субъектларында һәм чит илләрдә уза. Рус, инглиз, испан телләрен белүче Россия һәм чит ил кешеләре этнографик грамоталылык дәрәҗәсен тикшерә ала.

Диктант биремнәре тест рәвешендә рәсмиләштерелгән һәм үз эченә түбәндәгеләрне алган: 20 сорау – диктантның гомумфедераль өлеше, барлык катнашучылар өчен бердәм; 10 сорау – диктантның төбәк өлеше, Россия Федерациясенең һәр субъекты өчен махсус булган сораулар. Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь баллар суммасы – 100. Диктант узу вакыты – 45 минут.

Катнашучының нәтиҗәләре күрсәтелгән сертификат диктантны узуга ук электрон рәвештә формалаштырыла. Быел катнашучыларның урында ук дөрес җавап һәм чыганакларга сылтама белән тарихи белешмә алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Ел дәвамында диктантта 46 илдән 1 200 000 тирәсе кеше катнашты. Татарстан акциядә биш ел дәвамында катнаша һәм иң югары урта балллы топ-3 төбәккә кереп, даими рәвештә этнографик грамоталылыкның югары дәрәҗәсен күрсәтә.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Дуслык йортында «Халык геройлары — ил геройлары» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
Далее: Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Казанда бердәнбер «Зур этнографик диктант» акциясе мәйданчыгы оештырылды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57