(13 ноябрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Коми Республикасың Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Алексей Сандригайло булды.
Дуслык йорты буйлап оештырылган экскурсия барышында, директор урынбасары Наталья Мясникова Алексей Сандригайлога Ассамблея һәм Дуслык йорты эшчәнлеге турында сөйләде, музей, мәгълүмат үзәген күрсәтте, бинада урнашкан милли-мәдәни оешмалар эше белән таныштырды.
Белешмә. Коми Республикасы Халыклар дуслыгы йорты 2014 елның гыйнварында Фин-угор мәдәният үзәген үзгәртеп кору юлы белән оештырылган. Дуслык йортында 4 бүлек эшли: этномәдәни эшчәнлекне оештыру, мәгълүмати-басма һәм методик эшчәнлекне оештыру, рәсми тәрҗемә бюросы һәм фин-угыр телләре функцияләренә мәгълүмати ярдәм күрсәтү төбәкара лабораториясе.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге