(12 ноябрь 2020) Быел онлайн-форматта узган «Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясенең оештыручылары беренчел нәтиҗәләр ясады.
Диктантны Россия Федерациясенең 85 субъектыннан һәм 123 чит илдән 1 742 661 кеше язган.
Төбәкләрдә катнашучылар саны буенча Мәскәү, Башкортостан Республикасы, Краснодар крае лидерлар рәтендә. Чит илләрдә – Украина, Әзербайҗан, Казахстан.
Рус, инглиз, испан телләрен белүче Россия һәм чит ил кешеләре дә этнографик грамоталылык дәрәҗәләрен тикшерә алды.
Биремнәрнең дөрес җаваплары 2020 елның 16 ноябренә кадәр www.miretno.ru сайтына урнаштырылачак .
Узган ел диктантта 42 илдән 454 мең кеше катнашкан иде.