(11 ноябрь 2020) Онлайн форматындагы түгәрәк өстәлдә милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы практикларның III Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Татарстанның алты проекты конкурсның финалистлары һәм җиңүчеләре дип танылды.
Конкурсны оештыручылар тарафыннан Россия Федерациясенең 55 регионыннан барлыгы 255 гариза бәяләнде. Идел буе федераль округыннан 89 гариза килгән, өстәвенә, күпчелек өлеше (58 гариза) — Татарстан проектлары. Конкурсны оештыручылар билгеләп үткәнчә, проектлар сыйфаты һәм саны буенча республика локомотив булды.
Түгәрәк өстәл Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты тарафыннан ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды. Түгәрәк өстәл эшенә 70кә якын катнашучы кушылды: Татарстан Республикасы Милли-мәдәни берләшмәләре лидерлары һәм активистлары, муниципаль хакимият органнары, Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шулай ук милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә федераль ресурс үзәге вәкилләре.
Түгәрәк өстәлнең модераторы Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова булды. Җиңүче-проектларның исемнәрен Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов яңгыратты. Ул конкурста катнашучыларга активлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм мондый проектларга ешрак кушылырга чакырды.
Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы практикларның III Бөтенроссия конкурсының финалистлары исемлегенә «Без бер агач ботаклары» («Мы ветви древа одного») фин-угыр халыкларының халык иҗаты төбәкара фестивале проекты белән Яр Чаллының «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты, «Татарча диктант 2020» проекты белән Татар яшьләре форумы, «Печь перепеч» Бөтендөнья акциясе» проекты белән Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе керде.
Татарстан халыклары Ассамблеясенең «Онлайн-форматта Идел буе халыклары бәйрәмнәре калейдоскобы» проекты конкурс җиңүчесе булды. Шулай ук «Дәүләт хакимияте органнарының иң яхшы практиклары» номинациясендә «Ана теле» татар теленә өйрәтү онлайн-мәктәбе» проекты белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Ресурс мохит» проектында катнашучылар» номинациясендә «Байга» төрки халыкларның этно-спорт фестивале белән Татарстан халыклары Ассамблеясенең Лениногорск шәһәре вәкиллеге, Лениногорскның Халыклар дуслыгы йорты һәм «Татар аргамагы» автоном коммерцияле булмаган оешмасы җиңүче дип билгеләнде.
Россия халыклары Ассамблеясе Советы Рәисенең беренче урынбасары, милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә федераль ресурс үзәге директоры Евгения Михалева Татарстаннан конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм барлык гаризаларның югары дәрәҗәдә булуларын билгеләп үтте. Җиңүчеләр тиешле сертификатлар һәм проектларны алга этәрү һәм киңәйтүдә федераль ресурс үзәгеннән методик ярдәм алачак, дип билгеләп үтте ул.
Конференциядә катнашучыларга үз проектлары турында аларның авторлары һәм илһамчылары сөйләде: Татарстан халыклары Ассамблеясенең Лениногорск шәһәре вәкиллеге җитәкчесе Наилә Чубатова һәм Яр Чаллы шәһәре удмуртларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Валентина Билык.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге