(24 ноябрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары Советы белән берлектә РосКвиз интеллектуаль уены узды. Ноябрь аенда уеннар сериясе Халыклар бердәмлеге көненә багышлана. (ВИДЕО)
Яңа коронавирус йогышлы авыруы таралу сәбәпле, «РосКвиз» проектының федераль координаторы, Дәүләт Думасы депутаты Максим Сураев уеннарны өлешчә дистанцион режимда үткәрергә чакырды. Халыклар дуслыгы йорты уеннарны үткәрүдә мәйданчык итеп очраклы гына сайланмаган. Биредә 30дан артык милли-мәдәни автономия эшли. Нәкъ менә алар уенда катнашу өчен үзләренең иң эрудицияле вәкилләрен җибәрделәр.
Төрле милләттән булган яшь активистлар командалары онлайн һәм офлайн форматта уйнады. Алар белән бер үк вакытта интеллектуаль бәхәстә Питрәч районы һәм Менделеевск шәһәре Дуслык Йорты вәкилләре дә көч сынашты. Алар үз муниципаль берәмлекләренең халыклар дуслыгы йортларыннан Zoom платформасы аша тоташтылар.
Алып баручы, ТР «Бердәм РОССИЯ» партиясе тарафдарлары Советының җирле бүлекчәләре белән эшләү буенча белгече Альбина Кыямова биргән уен сорауларына командалар интернет аша җавап бирделәр.
«РосКвиз» уенында беренче тапкыр катнашкан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре хезмәттәшлекнең яңа форматы турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. «Сораулар бик ошады. Алар кызыклы», — дип сөйләде катнашучыларның берсе.
Сораулар җыелмасы төбәк уеннарының иң яхшы практиклары тарафыннан төзелгән, шуңа күрә аны Россиянең төрле халыкларының мәдәни һәм тарихи мирасы белән алмашу алымнарыннан берсе дип санарга мөмкин.
Узган ел «Росквиз»да Халыклар бердәмлеге көненә 1 меңнән артык команда катнашкан иде. Россиянең 65 төбәгендә 300-дән артык уен узды. Быел барлык чаралар да яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуны булдырмау чараларын үтәп һәм, нигездә, дистанцион рәвештә үткәрелә.
«Милләтара багланышлар хәрәкәте киңәя бара. Яшьләрнең милли сәясәткә күбрәк тартылуы шатландыра. Милли сәясәт һәркемгә дә кагыла һәм ул бик тиз үзгәрә торган тармак. Без аның кысаларында барган барлык үзгәрешләргә һәм яңалыкларга сизгер булырга тырышабыз», — дип сөйләде Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов катнашучыларны сәламләп.
Чара ахырында йомгак ясалды. Шулай итеп, III дәрәҗә дипломга «С.А.Д.» Дуслык йорты хезмәткәрләре командасы ия булды, икенче дәрәҗә дипломга Питрәчтән «БЭГиС» командасы лаек булды, беренче дәрәҗә диплом «Менделеевск ЯшьлӘре» командасына Менделеевскка юл тотты.
Барлык катнашучылар истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге