(2 декабрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Күңел очышы» исеме астындагы сәнгать күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләр 18 автор – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тарафыннан булдырылган. (ФОТО)
Чара онлайн һәм офлайн форматта узды. Күргәзмәне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты, Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы оештырды.
Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйльметдинова күргәзмәне ачып, бу – Халыклар дуслыгы йорты белән икенче уртак проектыбыз, дип сөйләде:
«Безнең өчен бу бик мөһим. Һәр рәссам аның эшләрен күрүләрен тели. Күргәзмәгә керү ирекле булганга күрә, мин бу вакыт эчендә аны бик күп кеше күрер һәм бу эшләрдән уңай энергетика алыр дип өметләнәм».
Ольга Гыйльметдинова әйтүенчә, ул үзе дә күргәзмәдә тәкъдим ителгән рәссамнар белән дәресләр алып бара, һәр эш — һәр авторның шатлыгы һәм җаны җылысы, ди ул.
«Балаларның рәсем ясагандагы чисталыгы, күңел кичерешләре, аларны башка кешеләрдән аерып тора, чөнки алар ялганлый һәм файда эзли белми, алар шатлана һәм теләгәнне сурәтли».
Әлеге күргәзмәне оештыруда керткән хезмәтләре өчен Ольга Гыйльметдинова балаларның әти-әниләренә дә рәхмәтен җиткерде. Бу сүзләргә Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Анастасия Исаева да кушылды:
«Бу күргәзмә нурлы гына түгел, чын-чынлап игелекле дә, чөнки сезнең балаларыгыз, хөрмәтле ата-аналар, бик ихласлар. Бу эшләр балкып торалар, яхшылык бөркиләр».
Күргәзмә 20 декабрьгә кадәр эшләячәк. Санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү шарты белән күргәзмәгә керү ирекле.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге