(16 декабрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында чит ил гражданнарының рус теле белүләрен тану буенча комиссия утырышы узды. Сынау өч этапта узды — инша язу, грамматик тест башкару һәм әңгәмә үтү.
Имтиханда БДБ илләренең якын чит ил гражданнары катнашты. Комиссия составына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре керде. Имтиханның төп максаты — чит ил гражданнарының рус телен белү дәрәҗәсен тикшерү.
Имтихан башланганчы комиссия әгъзалары катнашучыларны чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга карата законнарны җайга салуның төп төшенчәләре һәм кагыйдәләре белән таныштырдылар.
Имтихан нәтиҗәләрен катнашучылар ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Михаил Миль ур., 63а адресы буенча урнашкан Казан шәһәре буенча Эчке эшләр Идарәсе бүлегендә белә алалар.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге