«Без милли тел үсеше турында сөйләгәндә, моның өчен тиешле мохит тудырырга кирәк, – дип билгеләп үтте очрашу башында Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов. – Ике теллелек, моңа мохит ярдәм иткәндә, тулы хокуклы булачак. Мохит үзеннән-үзе телгә чумуга ярдәм итәчәк».
Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римма Бикмөхәммәтова кибетләрдә һәм сәүдә үзәкләрендә шулай ук татар телендә дә навигация мөһим дип өстәде. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы, җәмәгать эшлеклесе Айзат Фәйзрахманов татар телен хезмәт күрсәтү өлкәсендә дә куллану зарур, дип билгеләп үтте.
Журналист Айсылу Лерон шәһәрдә татарча түгәрәкләрне үстерергә кирәклеген әйтте. 2-нче татар гимназиясенең өстәмә белем бирү педагогы Камәрия Хәмидуллина ассызыклаганча, шәһәрдә татар телендә конференцияләр, фестивальләр һәм музей экскурсияләре җитми.
«Монда дәүләт телләренең төрле дәрәҗәләрдә яңгыравын теләгән кешеләр җыелган. Әмма безнең өчен сез кураторлык итә алырлык конкрет тәкъдимнәр һәм проектлар мөһим. Шулай итеп, без эшне нәтиҗәлерәк һәм остарак итеп оештыра, профильле структураларны һәм оешмаларны җәлеп итә алачакбыз», – дип йомгаклады Рөстәм Гафаров.
Татар телендәге түгәрәкләр һәм курсларга килгәндә, аларны шәһәрнең яшүсмерләр клублары һәм мәдәният йортлары базасында оештырырга мөмкин, дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе.
Казанда 65 яшүсмерләр клубы бар. Хәзерге вакытта аларның 59-ында капиталь ремонт үткәрелгән. Хәзер бу учреждениеләрдә мәктәптән тыш вакытта 16 мең бала шөгыльләнә.
Түгәрәк өстәл эшендә шулай ук Казан шәһәр Думасы секретаре Альбина Рафикова, Казан шәһәр Думасы депутаты, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе Гүзәл Сәгыйтова, Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров һәм башкалар катнашты.
Искәртеп узабыз, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең ТР Дәүләт Советына юлламасында 2021 елны Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан итте. Иң мөһим вакыйгаларның берсе Бөтенроссия халык санын алу булачак.
Кичә шәһәр Ратушасында милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл узды. Чуаш, татар, рус, удмурт азәрбайҗан, грузин, мари, мордва, башкорт һәм башка оешма вәкилләре киләсе елга планнар турында фикер алышты.