(9 декабрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Архангельск өлкәсе Губернаторы администрациясенең эчке сәясәт һәм җирле үзидарә департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хезмәткәре Вероника Шехонина булып китте.
Халыклар дуслыгы йорты буенча экскурсияне директор урынбасары Наталья Мясникова үткәрде. Экскурсия барышында ул Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты эшчәнлеге турында сөйләнде.
Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге тәҗрибә уртаклашу буенча аерым тема булды, аның белән мәктәп директоры Майя Хухунашвили бүлеште.
Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров Республиканың яшьләр арасында милләтара аралашу өчен мәйданчыклар булдыру тәҗрибәсе турында сөйләде.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге