(9 декабрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Казан шәһәре бурятларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Сэсэгма Бубеева бурят теле нигезләре буенча соңгы дәресне үткәрде.
Дәресләр циклы барышында барлыгы дүрт дәрес үтте, алар ТР Халыклар дуслыгы йортының социаль челтәрләрендә турыдан-туры трансляцияләнде. Барлык язмалар да ВКонтакте һәм Инстаграм битләрендә сакланган.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк төрек, испан, гарәп телләре һәм һинд теле буенча онлайн-дәресләр цикллары узган иде. Бурят теле дәресләре 2020 елда онлайн-дәресләр циклын төгәлләде.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге