(30 декабрь 2020) Май аенда, ә аннары узып баручы елның августында Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты ике яңа онлайн-проектка башлангыч бирде — «Халык биюләре буенча мастер-класслар» һәм «Туган телләр буенча онлайн-дәресләр». Турыдан-туры эфирда үткәрелгән дәресләрне 90 меңгә якын кеше караган.
Коронавирус пандемиясе Дуслык йортын ел саен офлайн форматта уздырылучы планлаштырылган чараларның күпчелегеннән баш тартырга мәҗбүр итте. Бу хәл җитәкчелек һәм коллективны эшчәнлекнең яңа формаларын эзләргә этәрде. Нәтиҗәдә, төрле масштабтагы онлайн проектлар барлыкка килде. Алар арасында «Халык биюләре буенча мастер-класслар» һәм «Туган телләр буенча онлайн-дәресләр»дә бар.
Ике проект та атна саен Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йортының ВКонтакте, Инстагарм аккаунтларында турыдан-туры эфирда чыкты. Эфирлар тәмамланганнан соң видеолар социаль челтәрләргә урнаштырылды, аларны Интернет аша тагын да күберәк кеше карый алды.
Май аеннан башлап «Халык биюләре буенча мастер-класслар» социаль челтәрләрдә утыручыларга төрле халыкларның гади бию хәрәкәтләрен дистанцион рәвештә өйрәнергә мөмкинлек бирде. Иң мөһиме, бу мөмкинлектән уңайлы вакытта һәм түләүсез файдаланып була.
Һәр дәресне уздыру өчен Ассамблея һәм Дуслык йорты хореографлары һәм милли-мәдәни берләшмәләр активистлары гади һәм аңлаешлы хәрәкәтләрне сайладылар, ачык образлар тудырдылар. Сигез ай дәвамында турыдан-туры эфирда халык биюләре буенча 35 мастер-класс үтте. Алар арасында Идел буе, Азия, Кавказ һәм дөнья халыклары биюләре булды: рус, татар, мари, удмурт, чуаш, төркмән, үзбәк, таджик, кыргыз, һинд, корея, вьетнам, бурят, казах, грузин, әзербайҗан, әрмән, дагыстан, чечен, авар, алман, испан, бачата, сальса, реггентон, африка, даргин, башкорт, төньяк халыклары биюләре. Мастер-классларны барлыгы 84 меңгә якын кеше караган.
Август аенда Дуслык йорты Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе белән берлектә «Туган телләр буенча онлайн дәресләр» проектын башлап җибәрде.
Нәтиҗәдә, социаль челтәрләрдә утыручылар теге яки бу илгә сәяхәт итергә теләүче турислар өчен файдарлы булган төп сүзләрне һәм фразаларны өйрәнә алдыдар. Онлайн-дәресләр ярдәмендә Дуслык йорты кешеләрне күп милләтле якшәмбе мәктәбендә үтүче тел бүлекләренә җәлеп итә алды, ә андый бүлекләр бүгенге көндә — 22.
Дүрт ай эчендә төрек, гарәп, һинд, испан һәм бурят телләре буенча 13 онлайн-дәрес үткәрелде. Аларны барлыгы 4 меңнән артык кеше күзәткән.
Онлайн-дәресләр 2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында дәвам иттереләчәк.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге