(30 декабрь 2020) Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты вәкилләре «Мега» сәүдә-күңел ачу үзәге белән уртак проектта катнашып, төрле милләт вәкилләренең Яңа елны каршылау гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. (ВИДЕО)
Роликлар циклын Халыклар дуслыгы йортының фольклор иҗат бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәрипҗанова хикәясе ачып җибәрде. Ул — татарларның Яңа елны каршылау гадәтләре турында.
Алманнарның Раштуа һәм Яңа ел бәйрәмнәрен каршы алу гадәтләре, шулай ук бәйрәм көннәрендә әлеге милләт вәкилләренең нинди тәм-томнар әзерләүләре турында ТР алманнарының милли-мәдәни автономиясе активисты София Побежимова сөйләде.
Бурят Яңа елы нинди булуы һәм бөтен кеше өчен традицион булган оливье салаты урынына бурятларның нинди аш-су әзерләүләре турында Казан бурятларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Сэсэгма Бубеева сөйләде.
Алга таба Казанның һәм Татарстан Республикасының төп раввины Ицхак Горелик яһүдләрнең Яңа елны каршылау гореф-гадәтләре белән таныштырды.
Роликлар циклы дәвам итәчәк. Яңа елны бәйрәм итүнең яңа традицияләре турында сылтама буенча үтеп белергә мөмкин.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге