Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Фәрит Мөхәммәтшин: «Халык санын алу — ул үз халкының язмышы өчен җаваплылык күрсәтү, икәнен аңлату мөһим»

Фәрит Мөхәммәтшин: «Халык санын алу — ул үз халкының язмышы өчен җаваплылык күрсәтү, икәнен аңлату мөһим»

admin 29.12.2020

(29 декабрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Татарстан — Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте утырышы узды. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. (ФОТО)

Заседание Высшего совета Движения «ТНВ»

Фәрит Мөхәммәтшин хәрәкәт эшчәнлегенә нәтиҗә ясаудан тыш, җыелучыларны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы чараларында актив катнашырга чакырды:

«Киләсе ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Билгеле булганча, тиешле оештыру комитеты төзелде … ТНВ республикада яшәүче барлык милләт вәкилләренең телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калуда һәм үстерүдә активлык күрсәтергә тиеш».

Заседание Высшего совета Движения «ТНВ»

Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин искә төшергәнчә, 2021 елның апрелендә Бөтенроссия халык санын алу узачак:

«Бу — гражданлык бурычы гына түгел, ә үз халкыңның һәм Ватаныңның язмышы өчен җаваплылык күрсәтү дә, икәнен халыкка җиткерергә кирәк».

Заседание Высшего совета Движения «ТНВ»

Чара ахырында хөкүмәт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре бүләкләнде: костюмнар бүлеге мөдире Резедә Рәхмәтуллина, чаралар оештыру бүлеге җитәкчесе Анжелика Әмирханова, мәгълүмати үзәк җитәкчесе Рөстәм Ханнанов, музей-күргәзмә эшчәнлеге бүлеге мөдире Рамил Азимов һәм баш инженер Илназ Закиров.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе бүлекчәләрендә яңа ел чаралары циклы тәмамланды
Далее: Милли колоритлы Яңа ел бәйрәме: төрле халык вәкилләре үзләренең яңа ел традицияләре турында сөйләделәр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57