(28 декабрь 2020) Казан мәгариф хезмәткәрләре йортында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән балаларны бүләкләү тантанасы узды.
Бүләкләр төрле фестиваль-конкурсларда җиңүчеләргә һәм призерларга тапшырылды. Алар арасында Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең иң яхшы тугыз укучысы да бар: София Чаркина (чуаш бүлекчәсе), Әминә Магеррамова (әзербайҗан бүлекчәсе), Хәмис Магомедова (грузин бүлекчәсе), Айзилә Айдарова (вокал бүлеге), Демьян Кутепов, Георгий Архипов һәм Кира Кузнецова (украин бүлекчәсе), Котман Чымынтаев (кыргыз бүлекчәсе).
Балаларны һәм педагогларны эш нәтиҗәләренә югары бәя бирүләре белән котлыйбыз!
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге