(28 декабрь 2020) Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә махсус Яңа ел алды сыйныф сәгатьләре тәмамланды, анда укучылар Яңа ел бүләкләре алды.
Эпидемиологик хәл хөкемсөрү сәбәпле, Дуслык йортында традицион Яңа ел чыршысыннан һәм барлык балалар һәм ата-аналар катнашындагы тамашадан баш тарту турында карар кабул ителде. Моның урынына Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең һәр бүлеге өчен аерым чаралар үткәрелде.
Яңа елга багышланган сыйныф сәгатьләре чуаш, башкорт, татар, бурят, төрек тел бүлекләрендә, шулай ук вокал бүлегендә үтте.
Яңа елга багышланган беренче сыйныф сәгатьләре бер атна элек башланды. Бәйрәм чаралары узган якшәмбедә тәмамланды һәм балалар Яңа ел каникулларына киттеләр.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге