(26 декабрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Яңа елга багышланган кисәкле тегү күргәзмәсе ачылды. Кисәкле тегү клублары ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе каршында эшләп килә. (ФОТО) (ВИДЕО)
Күргәзмәдә үз эшләрен «Казаночка», «Алтын энә» һәм «Параскева» клублары осталары тәкъдим итте. Рус берләшмәсенең ветераннар клубы җитәкчесе күргәзмә турында сөйләде һәм клубларда катнашучыларның музейларда, А.С. пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә һәм ТР һөнәрләр палатасында үткәрелә торган күргәзмәләрдә катнашуларын билгеләп үтте.
Тамашачыларны Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова сәламләде. Ул Дуслык йорты өчен кисәкле тегү күргәзмәләренең инде традициягә әверелүен искә төшерде. Халыклар дуслыгы йортында Футбол буенча дөнья чемпионатына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмәләр эшләвен билгеләп үтте. Шулай ук ул киләсе ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүен әйтте, һәм бу теманың яңа эшләр тудыруга этәргеч булачагына ышанычын белдерде.
Шулай ук чара кысаларында концерт программасы да тәкъдим ителде: ветераннар хоры барлык яраткан җырларын башкарды, «Фантазия» бию ансамбле катнашучылары һәм «Алтын» хореография мәктәбе-студиясе укучылары чыгыш ясады.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге