(24 декабрь 2020) Яңа ел алдыннан Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Казанның Авиатөзелеш районында яшәүче мөмкинлекләре чикле балаларны кунак иттеләр. (ФОТО)
Кунакларга (10 бала һәм өлкәннәр) Дуслык йорты буйлап экскурсияне этномәдәни эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Любовь Тукаева оештырды. Күргәзмә заллары һәм музей белән танышканнан соң, концерт залында балалар дуслык һәм татулыкның мөһимлеге турында мультфильм карадылар.
Очрашу Кыш Бабай катнашында балаларга бүләкләр өләшү белән тәмамланды.
«Балаларга һәм өлкәннәргә Дуслык Йорты, экскурсия, мультфильм һәм Кыш Бабай бик ошады. Кунакчыл каршы алулары һәм Яңа ел алды хис-тойгылары өчен барлык оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!», — дип уртаклаштылар кунаклар.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге