Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе яңа уку чорын башлады

Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе яңа уку чорын башлады

admin 18.01.2021

(18 гыйнвар 2021) Кышкы каникуллардан соң Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе яңа уку елын актив рәвештә башлап җибәрде һәм берничә зур чара үткәрде.

Шулай итеп, Грузия бүлекчәсе педагогы Русудан Какабадзе укучыларның әти-әниләре өчен һинкали һәм хачапури әзерләү буенча мастер-класс оештырды.

WhatsApp Image 2021-01-16 at 16.06.01

Татарстан Республикасы Гарәп студентлары берлеге 18 декабрьдә билгеләп үтелүче Гарәп теле көненә багышланган рәсем конкурсы оештырды. Узган ял көннәрендә конкурста катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

WhatsApp Image 2021-01-17 at 22.00.18

Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең чуаш һәм немец бүлекләре укучылары культпоходта булдылар. Чуаш бүлеге укучылары Яшь тамашачылар театрына, ә немец бүлеге укучылары «Бренингларда кунакта» музей экспозициясенә бардылар.

WhatsApp Image 2021-01-17 at 22.00.20 (1)

Украина бүлеге елны Яңа ел һәм гыйнвар аенда билгеләп үтелүче башка бәйрәмнәргә багышланган сыйныф сәгатен үздырудан башлады.

Моннан тыш, икенче уку яртыеллыгы башы Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе базасында шөгыльләнүче коллективларның һәм башкаручыларның берьюлы берничә конкурс һәм фестивальләрдә җиңү яулавы белән истә калды. «Агыйдел дулкыннары» һәм «ХайДи» башкорт ансамбльләре «Беренчеләр вакыты» I Халыкара балалар һәм яшьләр иҗаты конкурсының төрле яшь категорияләрендә дүрт лауреат дипломын алдылар.

Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендә узган «Мандарин кәефе» I Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсында лауреат дипломнарын Татевик һәм Мария Арутюнян дуэты, күп милләтле «Жемчужинки» вокаль ансамбле, Алинә Садыкова, Әмир һәм Амалия Әмировлар һәм Тамара Сурманидзе алды.

WhatsApp Image 2021-01-18 at 11.22.19

Төрек бүлеге Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Яңа ел бәйрәмнәренә багышланган агачта рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казанда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына чаралар планы турында фикер алыштылар
Далее: Мигрантлар Дуслык йортында рус телен белү буенча имтихан тапшырдылар

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57